Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда контракт төзүчеләр хәзер бер тапкыр 1,7млн сумга кадәр акча алала

Татарстанда контракт төзүчеләр хәзер бер тапкыр 1,7млн сумга кадәр акча алала

https://tnv.ru

05 Август 2024, 15:39

Татарстанда контракт төзүчеләр хәзер, бер тапкыр - 1 700 000 сумга кадәр акча ала алачак. Моңа безнең республикадан бирелә торган 1 миллион 5 мең сум, Оборона министрлыгыннан 400 мең, Татарстанның район һәм предприятиеләреннән каралган 300 мең сум керә.

Түләүнең күләме арту Владимир Путинның яңа Указына бәйле. Ул федераль үзәк ярдәмен 400 мең сумга кадәр җиткерү карарын кабул итте.

Татарстанда түләнә торган акча хәзер илдә иң зурларыннан санала. Бездә аны июль башында арттырдылар. Килешү төзү өчен, Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен телефон - 8- 800- 222- 59-00, республикадагылар өчен - 117 номеры эшли. Хәрби комиссариатларга һәм "Батыр" үзәгенә килергә була.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар