Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа түләү кәгазе ала: Халык үзгәрешләрне сизә башлады инде

Татарстанлылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа түләү кәгазе ала: Халык үзгәрешләрне сизә башлады инде

https://tnv.ru

06 Август 2024, 12:11

Татарстан халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа түләү кәгазе ала башлады. Июльдән тарифлар 10,8 %ка арткан иде. Квитанцияләрдәге үзгәреш һәм аларның асыллары турында Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

Газ хакы бер кубметр өчен 7 ярым сумга җитә, электр энергиясе өчен бәя якынча 9 % ка артып киловат өчен 5 сумнан күбрәк булачак. Шул ук вакытта, Республикада бүген 700 мең кеше торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә - ташлама ала.

Бу максатларга 7 миллиард сум тирәсе акча бүленә. Квитанциядәге сумма белән килешмәгән очракта торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була, ди белгечләр. Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар