Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 680 җәмәгать транспорты йөртүчесе җитми

Казанда 680 җәмәгать транспорты йөртүчесе җитми

https://tnv.ru

07 Август 2024, 15:56

Бүгенге көндә Казанның җәмәгать транспортында 678 шофер һәм 621 кондуктор җитми. Кадрлар кытлыгы проблемасын өлешчә урта махсус белем бирү программаларына «С» һәм «D» категорияләрендә йөртүчеләрне максатчан укытуны кертү хәл итәргә мөмкин.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы рәисе адресына әлеге белгечләрне социаль ипотека программасында катнашучылар исемлегенә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать җибәрелгән. Бу хакта Казан шәһәре Думасының Ратушадагы XXXI сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте, дип җиткерә мэрия матбугат хезмәте.

«Аена машина йөртүче нормада 160 сәгать эшләргә тиеш булганда, хәзерге вакытта алар 220 сәгать эшли. Бу арыганлык еш кына авариягә китерә», — дип билгеләгән спикер.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар