https://tnv.ru
12 Август 2024, 14:42
Алдагы 5 елда Россиянең хезмәт базарында токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы, аш-су остасы, табиб, мөгаллимнәргә ихтыяҗ зур булачак. Илнең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы уздырган тикшерүдән соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Бу Татарстан өчен дә әһәмиятле мәсьәлә. Казанда кадрларның белемен ресурс үзәкләрендә арттыралар. Аларның берсе Владимир Лушников исемендәге нефть һәм химия көллиятендә барлыкка килгән. Монда машина йөртүче, лаборант, слесарь һәм башка һөнәрләргә укыталар. Әлеге белгечләргә Казанның вертолет, авиация заводларында, "Татхимфармпрепаратлар" һәм "Казаноргсинтез" кебек предприятиеләрендә ихтыяҗ зур.
Шартлар һәм мөмкинлекләр хакында Инзилә Хөсәенова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0