Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Роберт, Матвей, Зәлия һәм Мила

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Роберт, Матвей, Зәлия һәм Мила

https://tnv.ru

12 Август 2024, 16:56

Узган атнада, 5 августтан  11 августка кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 462 бала — 241 малай һәм 221 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 356 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң авыр бала 5 330 грамм, ә иң кечкенәсе 1880 грамм булып дөньяга килә.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Артем, Әскәр, Марк, Роберт, Матвей, Тимур, Эмир, Әмир, София, Сафия, Арина, Мия, Ева, Агата, Әминә, Ясминә һәм Кира,  ә иң сирәк исемнәр -  Кемран, Кадир, Ямиль, Яков, Әсхәт, Мирас, Авдей, Арий, Зәлия, Мила, Рианна һәм Севиль.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар