Онлайн трансляция

Свернуть

Идел буе районының кайбер йортларында су бетәчәк

Идел буе районының кайбер йортларында су бетәчәк

https://tnv.ru

13 Август 2024, 12:10

Идел буе районының кайбер йортларында су белән тәэмин итү якынча бер тәүлеккә туктатылачак. Бу күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыруга бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

17 августта 9:00 сәгатьтән 18 августта 5:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:

Актай урамындагы 1а һәм 2 нче йортлар;

Арткы-Мостовая урамындагы 1, 2, 3, 3а, 4, 6, 8, 57 нче биналар;

Модель урамындагы, 2а, 2б, 3 (1, 2, 2/64 корпуслар), 3/64 (1 нче корпус), 4а, 4б, 6, 6а, 7 (1 нче корпус);

Мостовая урамындагы 45, 45б, 49, 51а, 51б, 55, 57а, 59, 61, 61 (1 нче төзелеш), 61б, 63 номерлы биналар;

Поперечно-Мостовая урамындагы 13 нче йорт;

Техника урамындагы 64 (⅓ корпус); 64 (2/3 һәм 2 корпус), 64а номерлы биналар

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар