Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлы мошенникларга 11 миллион сум акча тапшырган

Казанлы мошенникларга 11 миллион сум акча тапшырган

https://tnv.ru

13 Август 2024, 15:06

394

0

Казанлы мошенникларга 11 миллион сум акча тапшырган
57 яшьлек казанлы мошенникларга 11 миллион сум акча тапшыра. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мессенджерларның берсендә зыян күрүчегә янәсе аның директорыннан предприятиедә шәхси мәгълүматларны урлаулары турында хәбәр килгән. Ул аңлатканча, аңа хокук саклау органнары хезмәткәре шалтыратачак, һәм аның күрсәтмәләрен үтәргә кирәк булачак.

Соңрак казанлы белән башка ир-ат элемтәгә керә һәм аның исеменә билгесез кешеләр кредит рәсмиләштерергә тырышалар, дип белдерә. Зыян күрүче мошенникларга аның 2 млн сумнан артык акчасы барлыгын сөйли. Тагын 9 млн якын акчаны ир-ат өч төрле банкта кредит рәсмиләштереп ала. Бу акчаларны казанлы чит счетларга күчерә.

Зыян күрүче билгеләп үткәнчә, банкларның берсендә хезмәткәр аны кредит рәсмиләштергәндә туктатырга тырышкан. Ул хәтта аның хатынына шалтыраткан һәм булган хәл турында хәбәр иткән. Әмма мошенниклар ир-атны банк хезмәткәренә колак салмаска һәм аларның күрсәтмәләрен генә үтәргә күндергән.

Нәтиҗәдә казанлы ярдәм сорап "Горки" полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров