https://tnv.ru
19 Август 2024, 12:04
21
0
Татарстан башкаласында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән башлап 29 декабрьгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Казан Башкарма комитеты карарының тиешле проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Фермерлар һәм Татарстан җитештерүчеләре продукциясен Авиатөзелеш һәм Киров районнарында өч мәйданчыкта, Вахитов районында — бер, Яңа Савин, Совет һәм Идел буе районнарында ике мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Авиатөзелеш һәм Вахитов районнарында яңа ярминкә мәйданчыклары ачарга, шулай ук Яңа Савин районында Адоратский урамында базарны киңәйтергә планлаштыралар.
Фото: ru.freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0