Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Нәзирә, Сәкинә, Нур, Аврора һәм Весна

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Нәзирә, Сәкинә, Нур, Аврора һәм Весна

https://tnv.ru

20 Август 2024, 09:23

281

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Нәзирә, Сәкинә, Нур, Аврора һәм Весна
Узган атнада, 12 августтан 18 августка кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 378 бала — 217 малай һәм 161 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 379 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң авыр бала 5 330 грамм, ә иң кечкенәсе 1880 грамм булып дөньяга килә.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Артем, Раян, Алмаз, Таһир, Максим, Тимур, Амир, Иван, София, Сафия, Валерия, Асель, Мәрьям, Дарина, Анна һәм Эмилия,  ә иң сирәк исемнәр -   Елизар, Гайсә, Игнат, Нестор, Микаэль, Ааран, Леван, Юныс, Реваль, Мостафа, Сарбиназ, Нур, Эльман, Зәкия, Севиль, Нәзирә, Сәкинә, Аврора, Весна, Офелия, Миа, Дилия, Элла, Җәмилә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров