https://tnv.ru
21 Август 2024, 17:35
40
0
Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кыз мошенникларның хәйләләренә эләккән һәм 400 мең сумнан артык акчасын югалткан. РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Зыян күрүче сүзләренчә, аңа билгесез ир-ат шалтыраткан, ул үзен бердәм дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре дип таныштырган һәм шәхси кабинетка кул төшерүләре турында хәбәр иткән. Сөйләшүдә ул хатынның банк картасы һәм анда акча барлыгы турында ачыклаган, шуннан соң хатын-кызны янәсе банк белгеченә күчергән.
Икенче әңгәмәдәш зыян күрүчене хисаптан акча алырга теләүче мошенниклар турында кисәткән. Шалтыратучыларның сүзләренә ышанып, гариза бирүче яңа телефон сатып алган, анда кирәкле кушымта урнаштырган һәм үз шәхси тупланмаларын аферачылар күрсәткән чит хисапка күчергән.
Хәзерге вакытта гаепле кешеләрне эзлиләр.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0