Онлайн трансляция

Свернуть

Гидрометүзәктә Татарстанда +30 градустан артып киткән эссе көтәргәме икәнлегенә җавап бирделәр

Гидрометүзәктә Татарстанда +30 градустан артып киткән эссе көтәргәме икәнлегенә җавап бирделәр

https://tnv.ru

21 Август 2024, 17:55

4022

0

Гидрометүзәктә Татарстанда +30 градустан артып киткән эссе көтәргәме икәнлегенә җавап бирделәр
Якын көннәрдә Татарстанда, Россиянең кайбер төбәкләрендәге кебек, +30 градустан да эсселек көтәргә кирәкми. Шулай да республикада һава шактый җылыначак, +27 градуска кадәр җитәчәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

Аерым алганда, синоптиклар фаразлавынча, иртәгә, 22 августта, Республикада +19дан +24 градуска кадәр (Казанда +22..+24 градус) көтелә. Явым-төшем ихтималы зур түгел.

Ә менә җомга көнне, 23 августта, Татарстанда термометр баганалары югарыга күтәреләчәк һәм +21.. +26 градуска җитәчәк (ТР башкаласында +23.. +25 градус). Явым-төшем дә көтелми, ләкин томан булуы ихтимал.

Ял башында Татарстанда һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак (Казанда +24..+ 26 градус). Шулай ук шимбә - 24 августта кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров