Онлайн трансляция

Свернуть

Совет районының кайбер йортларында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак

Совет районының кайбер йортларында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак

https://tnv.ru

10 Сентябрь 2024, 18:15

Казанның Совет районындагы кайбер йортларында вакытлыча су булмаячак. Бу суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга бәйле, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

17 сентябрь 9:00 сәгатьтән 18 сентябрь 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:

Җиңү проспекты, 141, 141а, 156, 156/26, 158 нче йортлар;

Академик Сахаров урамы, 19, 19а, 22, 22а, 24, 24а, 24а/1, 24б, 24б/1, 24в, 26/156, 26б, 29, 31;

Х.Бигичев урамындагы 2а/1, 7а номерлы биналар.

Фото: скрин ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар