https://tnv.ru
12 Сентябрь 2024, 17:27
263
0
Казанда яшәүче 67 яшьлек кеше алдакчыларга ышанган һәм 400 мең сум тирәсе югалткан. «Зареченский» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча «Банк хисап язмасыннан кылынган урлау» буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Зыян күрүче сөйләгәнчә, мессенджерда аңа билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен электр энергиясе һәм исәпләү приборлары белән тәэмин итү буенча ширкәт хезмәткәре дип таныштырган. Җинаятьче казанлыны исәпләүчеләрне тикшерүгә язылу өчен махсус кушымта урнаштырырга күндерә. Ир-ат шартларын үтәгән, шуннан соң аның хисабыннан 400 мең сум тирәсе югалган.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, аферачылар кушымта аша ир-атның кәрәзле телефоны экранына керү мөмкинлеге алган һәм алынган кодлар ярдәмендә аның акчаларын урлаган.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0