Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Магистраль һәм Учительская урамнарында транспорт хәрәкәтен чикләүне озайттылар

Казанның Магистраль һәм Учительская урамнарында транспорт хәрәкәтен чикләүне озайттылар

https://tnv.ru

17 Сентябрь 2024, 09:55

35

0

Казанның Магистраль һәм Учительская урамнарында транспорт хәрәкәтен чикләүне озайттылар
Казанда Идел буе районының ике урамында транспорт хәрәкәтен чикләүне озайттылар. Бу җылылык трассасы төзелеше, суүткәргеч һәм элемтә челтәрләрен чыгару белән бәйле, диелә шәһәр мэрясе матбугат хезмәтендә.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 5 октябрьгә кадәр Магистраль урамының 22д номерлы һәм Учительская урамының Магистраль урамыннан Орел урамына кадәрге участоклары ябылган.

Шулай ук 28-29 сентябрьдә 22:00 дән 6:00 сәгатькә кадәр Магистраль урамындагы 22 нче бинаның 4 нче корпусы янында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар