https://tnv.ru
17 Сентябрь 2024, 11:27
Бу ялларда Татарстан юлларында 5 кешенең гомере өзелә һәм 19 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Республика юлларында кеше үлеменә китергән аварияләр Алексеевск, Актаныш, Югары Ослан һәм Әлмәт районнарында теркәлде. Машина һәм мотоцикл йөртүчеләр, шулай ук аларның пассажирлары һәлак була. Бер очракта-юлга поши чыккан. Бу - фаҗига белән тәмамлана.
Һәлак булучыларның барысы да ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче урында ук җан бирәләр. Төп сәбәпләр-каршы як юлга чыгу һәм хәрәкәт иткәндә кагыйдәләрне үтәмәү. Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Татарстанда 2188 авариядә 208 кешенең гомере өзелә.

Бүлешергә
Комментарии 0