Онлайн трансляция

Свернуть

Иртән дә, кич тә утырабыз: Казанлылар зур транспорт бөкеләренә зарлана

Иртән дә, кич тә утырабыз: Казанлылар зур транспорт бөкеләренә зарлана

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2024, 10:32

Казанлылар: көн дә иртән һәм кичен зур транспорт бөкеләре, дип зарлана. Бер урында юл һәлакәте, икенчесендә ремонт бара. Башкалада хәзер юл эшләренең кызган чагы.

Шәһәрне октябрьдә узачак БРИКС илләре саммитына әзерлиләр. Бүгенгә 6 участокта асфальтны алыштыралар - ул объектларның күбесе - шәһәр үзәгендә урнашкан.

Тарихка кайтсак, 2013нче елгы Универсиада алдыннан да Казан шуңа охшаш режимда яшәде. Ә менә аннары инде киң һәм такыр юлларның рәхәтен тойдык. Рүзәл Шәрипов репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар