https://tnv.ru
25 Сентябрь 2024, 16:52
32
0

Казанда әнисенең Volkswagen Jetta автомобилен урлап чыгып киткән 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлыйлар, дип хәбәр итә Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомство мәгълүматлары буенча, парковкаланган чит ил машинасын "урлау" Чистай урамында булган. Машина юклыгын аңлап алган 35 яшьлек хатын-кыз полициягә шалтыраткан.
Урланган транспортны эзләү өчен шәһәрдә «Перехват» планын игълан итәләр. Яшь хокук бозучыны Әмирхан урамында табалар. Яшүсмер ата-аналары белән сүзгә килгәннән соң рөхсәтсез утырып китүен таныган. "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0