Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җылылык бирү системасы 2 атна эчендә җайга салыначак

Казанда җылылык бирү системасы 2 атна эчендә җайга салыначак

https://tnv.ru

08 Октябрь 2024, 11:28

78

0

Казанда җылылык бирү системасы 2 атна эчендә җайга салыначак
Казанда җылылык бирү системасы 2 атна эчендә җайга салыначак диләр. Әлегә бу эш капиталь ремонт уздырылучы йортларда тоткарлана.

Күп фатирлы торак йортларның - ягу сезонына әзерлеге турында Татарстан Рәисе катнашындагы шимбә киңәшмәсендә төзелеш министры сөйләгән иде. Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, республикада 99 % процент объект җылы бирергә әзер. Әмма 13 районда 74 күпфатирлы йорт паспорт алмаган әле. Казанда ягу сезонына 30 объект әзер түгел ди министр. Моны капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланмау белән аңлаталар. Рөстәм Миңнеханов - көннәр суытканны көтмичә, җылылыкны бүгеннән үк бирә башларга кушты.

Идарәче оешмалар киләсе ягу сезонына майдан ук әзерләнә башлый. Суүткәргеч торбаларны басым астында тикшергәннәр, юдыртканнар. Бу атнадан - өйләргә җылы җибәрәләр. Параллель рәвештә күп фатирлы торак йортларның эчке системасына күзәтү үткәрелә. Әмма җылы бирү өйдә көнендә үк торбалар кайнарлана дигән сүз түгел әле.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров