https://tnv.ru
08 Октябрь 2024, 14:31
133
0
Казанга өч яңа МАЗ-303Т22 троллейбусы кайтты. Аларны Минскидан махсус автовозларда китерделәр. БРИКС саммитына кадәр шәһәргә тагын җиде троллейбус киләчәк, ә барлыгы ел ахырына кадәр маршрутларга чыгачак 39 транспорт берәмлеге көтелә. Троллейбусларны республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «СберЛизинг»компаниясе ярдәмендә сатып алдылар, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Яңа транспорт техник һәм мораль яктан искергән 2013 елгы троллейбусларны алыштырачак.
Ел ахырына кадәр Казанда 157 яңа автобус йөри башлаячак, аларның 20се маршрутларына чыккан инде.
Фото: Денис Гордийко, kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0