Онлайн трансляция

Свернуть

Акчаны күбәйтергә теләп: Казанлы инвестицияләр аша мошенникларга 10 миллион сум акча күчергән

Акчаны күбәйтергә теләп: Казанлы инвестицияләр аша мошенникларга 10 миллион сум акча күчергән

https://tnv.ru

10 Октябрь 2024, 09:43

436

0

Инвестицияләр кертеп, акча эшләргә теләгән 55 яшьлек казанлы мошенникларга 10 млн сумга якын акча күчергән. «Финанс ярдәмчеләренә» акчаларны гыйнвардан башлап октябрьгә кадәр күчергән.

Урланган суммага 8 миллионнан артык шәхси җыйган акчалар кергән, калган акчалар кредитка алынган. Берникадәр вакыттан соң ир-ат керем булмаячагын аңлый һәм полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар