https://tnv.ru
14 Октябрь 2024, 17:10
521
0

15 октябрьдә Татарстан башкаласының юл хезмәтләре кышкы режимга күчәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Киләсе сезонда алар 23 млн «квадрат» юлларны һәм тротуарларны кардан чистартачаклар, бу узган кышкы чорга караганда 550 000гә күбрәк.
Урамнарны җыештыруда 562 берәмлек махсус техника каралган - аларның 75%ы инде яңартылган. Хәзер подряд оешмаларының диспетчерлык хезмәтләре тәүлек буе эшли, техника дежурлыгы оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, республиканы бу атнада ук яңгырлар һәм җепшек кар каплаячак. Төнге салкыннар сакланачак.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0