Онлайн трансляция

Свернуть

Бөтен юллар БРИКСка илтә - "Адымнар" репортажы

Бөтен юллар БРИКСка илтә - "Адымнар" репортажы

https://tnv.ru

21 Октябрь 2024, 12:28

4

0

Бөтен юллар БРИКСка илтә - "Адымнар" репортажы
БРИКС саммиты көннәрендә Казан яңача яши башлый. Мәктәп укучылары бер атна алдан каникулларга җибәрелде. Югары уку йортлары студентлары ноябрдә генә укырга килә. Балалар бакчаларында дежур төркемнәр оештырыла. Саммит вакытында башкала үзәгендәге мәдәният йортлары, музей, китапханәләрдә кабул итмәячәкләр.

Саммит көннәрендә Казанда күп функцияле үзәкләр эшләми. ГАИ бүлекләренең эш реҗимы узгәрә. Шулай ук, ату сезоны вакытлыча ябылды. Аэропорт расписаниесендә дә яңалык бар.

Үзгәрешләрнең иң зурысы транспорт хәрәкәтенә кагыла. 24 дәүләт башлыгын саммит утырышларына илтеп җиткерү, гомумән делегацияләрнең өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү өчен иминлек чаралары күрелүен истә тоту зарур. Рания Абдрахманова репортажы.


Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров