https://tnv.ru
21 Октябрь 2024, 22:06
75
0
БРИКС саммитына Казан кондиционерлары, USB-розеткалары һәм видеокамералары булган 100 яңа НЕФАЗ автобусы алды. Транспорт шәһәргә көз көне берничә партия белән китерелгән, соңгы 15 берәмлек 18 октябрьдә килеп җиткән.
Барлык яңа автобуслар искергән автобуслар урынына линиягә чыктылар һәм «2 нче номерлы ПАТП» МУП маршрутлары буенча йөриләр, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Быел ТР башкаласында барлыгы 157 яңа автобус йөри башлаячак. Кичә шәһәргә тагын 22 транспорт берәмлеге кайтты. Якын арада аларны ташучылар арасында бүлеп бирәчәкләр. Яңа транспорт сатып алу нәтиҗәсендә һәр икенче автобус диярлек газ-мотор ягулыгында йөриячәк, бу экологик, куркынычсыз һәм экономияле.
Фото: kzn.ru, Денис Гордийко

Бүлешергә
Комментарии 0