https://tnv.ru
29 Октябрь 2024, 10:34
457
0
Узган ялларда республиканың кайбер районнарында кар яуды. Ләкин бу әле кыш көзне китәргә ашыктыра дигән сүз түгел. Синоптиклар шулай, ди.
Хәзер Татарстанда температура нормадан 4 градуска югарырак тора. Ноябрь дә җылы киләчәк, дип фаразлыйлар. Шуңа яуган кар эреп бетә, әле тиз генә ятмаячак, ди белгечләр. Узган елгы кыш - явым-төшемнең гаять күп булуы белән тарихка кереп калган иде.
Быел ул нинди булыр? Республика халкы җылы киемнәрен әзерләгәнме? Моны Алия Сабирова белеп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0