Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы үзгәрде

Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы үзгәрде

https://tnv.ru

31 Октябрь 2024, 09:31

26

0

Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы үзгәрде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

2 ноябрьдә әти-әниләргә киләчәк түләүләр:

- туган көненнән алып 17 яшенә кадәрге балалар өчен һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;

- 2023 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә 3 яшенә кадәрге түләү;

- 1,5 яшенә кадәр бала караучы эшләмәүче ата-аналар өчен пособие.

5 ноябрьдә:

- ана капиталы акчаларыннан балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү.

8 ноябрьдә:

- 1,5 яшькә кадәр бала караучы эшләүче ата-аналарга пособие.

Түләүләр «МИР» картасына көн дәвамында күчереләчәк. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк.

Почта элемтәсе бүлекчәләре аша пособиеләр һәм пенсияләр алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә китереләчәк. 

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров