https://tnv.ru
31 Октябрь 2024, 14:25
578
0
Казан читендәге танылган Зәңгәр күлләрне түләүле итәргә мөмкиннәр. Мондый тәкъдимне Татарстанның биоресурслар комитеты ясаган.
Хәзерге вакытта алар әзерләгән документ төрле оешмаларда карала. Бу карарның максаты - бик үзенчәлекле табигать хәзинәсен саклау һәм киләчәк буыннарга калдыру.
Эш шунда ки, әлеге күлләргә хәзер елына 120 мең кеше килә. Нәтиҗәдә, алар табигыйлеген җуя башлаган иде. Билет сатудан кергән акчаны Зәңгәр күлләрне саклауга юнәлтәчәкләр. Белгечләр әйтүенчә, бөтен кешегә дә түләргә кирәкми. Кайбер категорияләр өчен ташлама мәсәләсе карала. Халык һәм белгечләр фикере Илдар Сафиуллин репортаҗында.
Бүген рәсми рәвештә билгеле булганча, керү бәясе 100 сум булачак.

Бүлешергә
Комментарии 0