https://tnv.ru
05 Ноябрь 2024, 12:28
8
0
Казанның Яңа Савин районында җәмәгать транспорты тукталышы урынын вакытлыча күчерәчәкләр һәм торак йортларның берсенә керү юлын ябачаклар. Сәбәбе - газүткәргеч боҗрасы, дип яза шәһәр мэриясе.
Воровский урамы буенча Фатыйх Әмирхан урамындагы 40 нчы йорт янында «25 нче квартал» тукталышы күчереләчәк. Җәмәгать транспортының вакытлыча тукталыш урыны гадәттәгедән 50 метрга ераграк урнашачак.
Воровский урамы буенча Адоратский урамындагы 55 нче йорт тирәсендәге керү юлын ябачаклар. Ике участокта чикләүләр 11-24 ноябрьдә кертеләчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0