https://tnv.ru
08 Ноябрь 2024, 15:33
34
0
Казанның Яңа Савин районында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Шәһәр мэриясе чикләүләрне өченче төньяк коллекторын төзекләндерү белән аңлата.
12 ноябрьдән 8 гыйнварга кадәр Чистай урамындагы 28 нче йорт янында юлны ябачаклар.
26 ноябрьдән 8 гыйнварга кадәр транспорт Чистай урамындагы 26 нчы йорт янындагы юл буенча транспорт үтә алмаячак.
Чистай урамындагы 30 нчы йорт тирәсендә тротуарны да шул ук вакытка өлешчә ябачаклар.
27 декабрь 23:00 сәгатьтән 28 декабрь 6:00 сәгатькә кадәр Меридианная урамындагы 26 нчы һәм 28 нче йортлар арасында хәрәкәт чикләнәчәк.
Бу вакытта Чистай урамындагы 28 нче һәм 30 нчы йортлар арасындагы юлны да тулысынча ябачаклар.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0