https://tnv.ru
13 Ноябрь 2024, 13:00
22
0
Казанда «РОСТКИ» - халыкара Россия-Кытай форумы башланды. Татарстан Рәисе кушуы буенча ул ел саен уздырылачак. Тәүгесендә катнашырга 57 төбәктән килгәннәр иде, бу юлы 69дан теркәлгәннәр.
Кытай вәкилләре ике тапкырга күбрәк - 26 делегация булачак. Шул исәптән, Хөкүмәт дәрәҗәсендәгеләр килә. Барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип көтелә. Программа нигезендә, Эшлекле очрашулардан тыш, кино да күрсәтәчәкләр, хоккей да уйныйлар, чәй ясау йолалары белән таныштыралар, ә табын түрендә - чәкчәк булачак.

Бүлешергә
Комментарии 0