https://tnv.ru
13 Ноябрь 2024, 16:17
754
0
Татарстан башкаласында яшәүче 67 яшьлек ир-ат 3 млн сумнан мәхрүм калган. Мошенниклар аны пенсиясен яңадан исәпләү кирәклегенә ышандыра. Барлык акчаларын ул чит хисапларга күчергән.
Зыян күрүчегә үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган билгесез хатыннан шалтырату килгән. Ул ир-атка пенсияләрне яңадан исәпләү кирәклеге турында хәбәр иткән, әмма моның өчен ул кәрәзле телефонга килгән смс-кодларны әйтеп бирергә тиеш булган. Алдаудан шикләнмичә, пенсионер саннар комбинациясен атый.
Җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре порталында ир-атның шәхси кабинетын бозган булып чыга. Аннары төрле сылтаулар белән алар казанлыны бөтен акчаларын салдырып, чит хисапларга күчерергә күндерәләр. Зыян күләме 3 млн сум тәшкил иткән.
Ир-ат ярдәм сорап «Вишневский» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән, анда РФ Җинаять кодексының 272 нче маддәсе «Компьютер мәгълүматына хокуксыз керү» һәм РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе «Мошенниклык» буенча җинаять эшләре кузгатылган. Әлеге хәл буенча тикшерү эше кузгатылган.
Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, билгесез затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Банк карталарыгыз һәм хисапларыгыз турында мәгълүматларны чит кешеләргә хәбәр итәргә, билгесез реквизитларга акча күчерергә ярамый, дип кисәтә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0