Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның юл хезмәтләре тәүлек буе кизү торуга күчте

Казанның юл хезмәтләре тәүлек буе кизү торуга күчте

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2024, 10:07

167

0

Казанның юл хезмәтләре тәүлек буе кизү торуга күчте
Казанның юл хезмәтләре тәүлек буе кизү торуга күчерелде. Кичә башкала мэриясендә кышка әзерлек һәм кар чыгару турында фикер алыштылар. Сезон башына 70 000 тоннадан артык реагент әзерләгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, узган кыш Татарстан башкаласында һава торышы аномаль карлы булды: шәһәр 11 баллы бөкеләрдә торды, кыш буена урамнардан миллион ярым тоннадан артык кар чыгардылар. Бу шәһәр тарихында рекорд.

Шулай ук тротуарларда һәм түбәләрдә кар җыю һәм бозлавык буенча 3000нән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Хәзер идарәче компанияләр җыелышларда халыкны кар җыю өчен түләүләргә өстәмә акча салырга чакыра, дип хәбәр итә ТНВның "Татарстан хәбәрләре" хәбәрчеләре.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров