Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан башкаласында 2025 елдан туристлык салымын расладылар

Татарстан башкаласында 2025 елдан туристлык салымын расладылар

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2024, 17:14

4

0

Татарстан башкаласында 2025 елдан туристлык салымын расладылар
Казан шәһәр Думасының 34 нче сессиясендә Татарстан башкаласында 2025 елның 1 гыйнварыннан туристик салым кертү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә "Реальное время" басмасы.

Салым беренче елда 1% тәшкил итәчәк һәм ел саен бер процентка артып, 2029 елда 5% ка кадәр җитәчәк. Бер тәүлек эчендә салымның минималь суммасы 100 сум тәшкил итәчәк.

Салымны тиешле реестрда теркәлгән кунакханәләрдә, хостелларда, шифаханәләрдә һәм башка шундый объектларда вакытлыча яшәү хезмәте күрсәтүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр түләячәк.

Белгечләр бәяләвенчә, яңа салым шәһәр бюджеты 150 миллион сумнан артык акча китерергә мөмкин. Бу акчалар шәһәр мохитен яхшыртуга, яңа ял итү зоналары булдыруга һәм туризм тармагын үстерүгә юнәлдереләчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров