Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар казанлыдан 100 мең сумнан артык акча урлаган

Мошенниклар казанлыдан 100 мең сумнан артык акча урлаган

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2024, 11:29

Музыка коралы сатып алырга теләп, казанлы мошенникларга 100 мең сумнан артык акча күчергән. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүче сүзләренчә, ул бушлай белдерүләр сайтларының берсендә электр пианиносы сату турында отышлы тәкъдим тапкан. Сатучы белән элемтәгә кереп һәм килешү шартлары турында фикер алышып, егет товар өчен сылтама ала.

 Аның буенча узгач, ул үзенең банк картасы мәгълүматларын керткән. Шуннан соң картадан 100 мең сумнан артык акча күчерелгән, ә сатучы элемтәгә чыгудан туктаган.

«Вишневский» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган. 

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар