https://tnv.ru
26 Ноябрь 2024, 17:54
37
0

Иртәгә Татарстан башкаласының Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда су яшел төс алырга мөмкин. Бу ТЭЦ-1 магистраль җылылык үткәргечләренең челтәр суына «Уранин-А» буяу матдәсен кертү белән бәйле.
Казан җылылык челтәрләре белгечләре җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләячәк. Яшел су табылса, диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
«Уранин-А» буявы җылылык белән тәэмин итү системаларында кулланылышка кертелгән һәм Роспотребнадзор тарафыннан агып чыгуның буяу индикаторы сыйфатында рөхсәт ителгән. Ул кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0