Онлайн трансляция

Свернуть

Хәзер "Зәңгәр күлләр"гә түләп керәсе була

Хәзер "Зәңгәр күлләр"гә түләп керәсе була

https://tnv.ru

11 Декабрь 2024, 15:17

Казанда хәзер Зәңгәр күлләргә түләп керәсе була. Килү бәясе 100 сум тәшкил итәчәк. Тиешле карар Татарстанның рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Моннан тыш, кунак булу вакыты буенча чикләүләр кертелгән: майдан августка кадәр территориядә 22:00 дән 5:00 гә кадәр булырга ярамый, ә сентябрьдән апрельгә кадәр — 18:00 дән 8:00 гә кадәр.

Су коенырга махсус билгеләнгән урыннарда гына рөхсәт ителә. Әлеге чараларның максаты - күлләрнең экосистемасын саклап калу һәм килүчеләрнең уңайлы ялын тәэмин итү.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар