https://tnv.ru
12 Декабрь 2024, 14:53
16
0
12 декабрьдә төзекләндерүдән соң Горький шоссесы ачылачак. Бу сәбәпле кайбер участокларда транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Осиново урамыннан чыкканда туры һәм сулга хәрәкәт итү тыелачак. Шәһәргә һәм Юдино бистәсенә керү өчен уңга борылырга һәм Залесная урамындагы 96 нчы йорт районында башлана торган элмәккә борылырга кирәк. Юдино бистәсеннән Залесная урамына чыкканда уңга борылу гына мөмкин булачак. Туп-туры һәм сулга хәрәкәт итүне тыячаклар. Шәһәрдән чыгу өчен «Восток» балаларны савыктыру лагере районында борылырга кирәк.
Залесная урамы белән Осиново урамы киселешендә шәһәргә таба барганда туп-туры уңга китәргә мөмкин. Сулга борылу тыелачак. Шундый ук хәрәкәт схемасы М7 трассасы юнәлешенә оештырылачак. Сулга, Юдино бистәсенә, чыгу юлы ябык булачак, туп-туры һәм уңга хәрәкәт итү мөмкинлеге бар. Юдинога эләгү өчен борылырга кирәк.
Евгений Шварц урамы һәм Горький шоссесы киселешендә уңга борылырга рөхсәт ителәчәк, хәрәкәтне туп-туры тыячаклар. Горький шоссесы һәм Аксаков урамына параллель булган урам чатында Горький шоссесына чыгу мөмкин булмаячак. Залесный микрорайонында һәм Салават Күпере торак районында яшәүчеләр Осиново урамы аша Залесная урамына чыга алачак. Моннан тыш, казанлылар «Олимпиец» СК янына бара һәм борылыш элмәгенә кадәр уңга бара алачак.
Залесная урамының дублеры буенча 50 һәм 52 нче йортлар янында Залесная урамына чыгу шулай ук тыелачак.
Восстание урамына таба барганда машина йөртүчеләргә эстакада булачак. Кире юнәлештә барганда тоннельдән файдаланырга кирәк.
Болотников урамы – Коләхмәтов урамы, Фрунзе урамы – Коләхмәтов урамы киселешләрендә бары тик уңга гына хәрәкәт итәргә рөхсәт ителәчәк.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0