Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа елга әзерләнү сәбәпле Казанның кайбер урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Яңа елга әзерләнү сәбәпле Казанның кайбер урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

https://tnv.ru

16 Декабрь 2024, 14:42

Казанның кайбер урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу Яңа ел чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү өчен кирәк, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

19 декабрь 0:00дән 14 гыйнвар 0:00 гә кадәр Кремль урамын (Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр) ябачаклар.

Вакыты-вакыты белән шул дәвердә түбәндәге участокларда чикләүләр кертелергә мөмкин:

Сибгать Хәким урамы буйлап ике якка (Декабристлар урамы киселешеннән Әпсәләмов урамы киселешенә кадәр);

Бондаренко урамының ике ягына (Сибгат Хәким урамындагы 3 нче торак йорттан алып Сибгат Хәким урамына кушылган җиренә кадәр);

З.Солтан урамында (Ш.Мәрҗани урамыннан Каюм Насыйри урамына кадәр);

Ш.Мәрҗани урамы буенча (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр).

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар