Онлайн трансляция

Свернуть

Төнлә Казан урамнарыннан 4,6 мең тонна кар чыгарганнар

Төнлә Казан урамнарыннан 4,6 мең тонна кар чыгарганнар

https://tnv.ru

17 Декабрь 2024, 16:54

11

0

Төнлә Казан урамнарыннан 4,6 мең тонна кар чыгарганнар
Узган тәүлектә Татарстан башкаласында 5 мм яңгыр яуган. Көндез юлларны җыештыруда 396 берәмлек техника һәм 547 юл эшчесе катнашкан. Урамнардан 2,8 мең тонна кар чыгарылган, 358 тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.

Төнлә Казанда 367 берәмлек махсус техника һәм 69 юл эшчесе кардан чистаркан. Шул ук вакыт эчендә 4,6 мең тонна кар чыгарылган, 439 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган.

Бүген урамнарны кардан чистартуга 610 юл эшчесе һәм 392 берәмлек техника чыгачак.

Кышкы сезон башыннан шәһәр хезмәтләре 41,4 мең тонна кар чыгарган, 10,5 мең тонна бозлавыкка каршы материал тоткан.

Шәһәр мэриясе матбугат хезмәте казанлыларны машиналарын юл читендә калдырмауны сорый. 

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров