Онлайн трансляция

Свернуть

Башкала урамнарын кардан чистарту өчен 400 берәмлек махсус техника һәм 600 кеше җәлеп ителгән

Башкала урамнарын кардан чистарту өчен 400 берәмлек махсус техника һәм 600 кеше җәлеп ителгән

https://tnv.ru

18 Декабрь 2024, 15:39

19

0

Башкала урамнарын кардан чистарту өчен 400 берәмлек махсус техника һәм 600 кеше җәлеп ителгән
Казанда бер тәүлектән артык кар яуды. Башкала урамнарында юлчылар берөзлексез эшли. Иң беренче чиратта үзәк урамарны тәртипкә китерәләр.

Барлыгы 400 берәмлек махсус техника һәм 600 кеше җәлеп ителгән. Татарстанның транспорт министрлыгында әйтүләренчә, республика юлларында 1100 махсус техника кизү тора. Башкала урамнарында иртән һәм кичләрен машиналар юлларда авырлык белән хәрәкәтләнә. Ә күпфатирлы йортларның ишегалдында кар көртләре өелә.

Җыештыручыларга тротуарларны чистарту өчен иртәнге сәгать 5 тә үк эшкә тотынырга туры килә диләр. Карлы урамнардан Илдар Сафиуллин үтте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров