https://tnv.ru
22 Декабрь 2024, 17:21
247
0
Кичәге көннең төп яңалыгыннан башлыйк. Шимбә иртәсендә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм ясады. Монда нәрсәне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Быел Республикага дроннарның берничә тапкыр очып килгәне булды. Җибәрүчеләр аларны - сәнәгать объектларына төби иде. Бу юлы максат итеп кешеләр яши торган урыннар сайланган. Һөҗүмне шимбә иртәсе, кеше өйдә вакытка туры китереп, алдан уйлап, гади халыкка зыян салырга, алар арасында, күрәсең, ниндидер коткы таратырга теләгәннәр. Дроннарның төрле районнарга төшүе дә шуңа ишарәли.
Беренчедән, без бу хәлдә дошманның чын йөзен күрдек. Икенчедән, бездә халык башка бәла килгәндә, салкын акыл белән эш итә, берләшә, бер-беренә теләктәшлек күрсәтә башлый. Бу юлы да шулай булды. Күрелгән чаралар - фаҗигадан саклап калды, үлем-китем юк. Бу иң мөһиме. Бүген көн дәвамында әлеге теманы Рузәл Шәрипов яктырта. Аның репортажын карыйк.

Бүлешергә
Комментарии 0