https://tnv.ru
23 Декабрь 2024, 12:43
22
0
Татарстан башкаласында кышкы каникулларда, 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар эше 2:00 сәгатькә кадәр озайтылачак, ә метро 0:00 гә кадәр йөреп торачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Раштуа бәйрәмендә төнге хезмәттән соң, 7 гыйнварда, «КАИ» тукталышына махсус транспорт оештырылачак. 2:00 сәгатьтән пассажирларны 10, 23, 30, 60, 89 номерлы автобуслар көтәчәк. Алар шәһәрнең барлык районнарына юл тотачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0