https://tnv.ru
23 Декабрь 2024, 14:04
14
0
Казан мэры Илсур Метшин күпфатирлы йортларның подвалларын тиешле хәлгә китерүне таләп итте. Шәһәр башлыгы идарәче компанияләрне тәнкыйтьләде һәм барлык торак биналарда сыену урыннары ачкычларын саклау өчен җаваплыларны билгеләргә күрсәтмә бирде.
Метшин шулай ук шәһәрдә җәмәгать тәртибен һәм халыкның иминлеген саклау буенча өстәмә чаралар күреләчәген билгеләп үтте. Гадәттән тыш хәл очрагына Казанда барлыгы 1 209 яраклы бомбадан саклану урыны җиһазландырылган.
Алар гражданнарның 80 процентын сыйдыра алачак. Калган 20се өчен тирәнәйтелгән урыннар әзер. Бу метро станцияләре, парковкалар һәм башка объектлар, дип хәбәр итә ТНВның «Татарстан хәбәрләре» хәбәрчеләре.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0