Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген кич Казанның өч урамын бер тәүлеккә ябачаклар

Бүген кич Казанның өч урамын бер тәүлеккә ябачаклар

https://tnv.ru

24 Декабрь 2024, 16:39

98

0

Бүген кич Казанның өч урамын бер тәүлеккә ябачаклар
Бүген кич шәһәрнең берничә урамын бер тәүлеккә диярлек ябачаклар. Яңа ел чараларына әзерләнү һәм уздыру сәбәпле транспорт хәрәкәтен чикләү графигына тиешле үзгәрешләр кертелде, дип яза мэрия матбугат хезмәте.

24 декабрьдә 18:00 сәгатьтән 25 декабрь 19:00 сәгатькә кадәр Абдулла Бичурин урамы (Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр), Мусин урамы (Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр), Сибгат Хәким урамы (Әпсәләмов урамыннан Фатыйх Әмирхан урамына кадәр) ябылачак.

Кремль урамында (Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр) хәрәкәтне чикләү 14 февральдә 0:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

Кирәк очракта, декабрьнең икенче яртысыннан башлап 14 гыйнварның 0:00 сәгатенә кадәр түбәндәге участокларда чикләүләр кертелергә мөмкин:

Сибгать Хәким урамы буйлап ике якка (Декабристлар урамы киселешеннән Абсәләмов урамы киселешенә кадәр);

Бондаренко урамының ике ягына (Сибгат Хәким урамындагы 3 нче торак йорттан алып Сибгат Хәким урамына кадәр);

З.Солтан ур. (Ш. Мәрҗани урамыннан Каюм Насыйри урамына кадәр.);

Ш.Мәрҗани ур. (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр).


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров