https://tnv.ru
25 Декабрь 2024, 17:24
4
0
Бүген 17 меңгә якын Татарстан балалары Республика Яңа ел чыршысында булган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыршы бәйрәмендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук фәндә, спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен күрсәткән балалар булуын һәм кайберләре белән аерым сөйләшеп булуы турында хәбәр итә.
"Татарстанның барлык малай һәм кызларын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз, тырышып укыгыз, сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Барлык өметләребез һәм тырышканыбыз аларга бәйле. Хыяллары тормышка ашсын!", - дип яза Татарстан Рәисе үзенең телеграм каналында.
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Бүлешергә
Комментарии 0