https://tnv.ru
26 Декабрь 2024, 14:23
30
0
Татарстан өчен тагын бер тарихи көн. Бүген тантаналы рәвештә Вознесенье тракты юлының икенче өлеше һәм "Алексеевское-Альметьевск" түләүле трассасы ачылды.
"Илебез тарихында транспорт инфраструктурасының беркайчан да шулкадәр күп төзелгәне юк иде. Безнең республика мисалында да федераль объектлар белән бергә шәһәр һәм төбәк дәрәҗәсендәге объектлар да төзелүен күреп торабыз. Моны чынга ашыруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт!", - дип яза Рәис үзенең телеграм каналында.
Вознесение трактының түләүле участогы буенча йөрү I категорияле автомобильләр өчен 90 сум торачак (йөкләнеш зур булган сәгатьләрдә - 150 сум). II категорияле машина хуҗаларына 150 сум, III категорияле машиналар өчен 250 сум, IV категорияле машиналар өчен 350 сум түләргә кирәк була.

Фото: t.me/rustamminnikhanov
Бүлешергә
Комментарии 0