Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Аннабель, Назлы һәм Ким

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Аннабель, Назлы һәм Ким

https://tnv.ru

28 Январь 2025, 12:50

204

0

 Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Аннабель, Назлы һәм Ким
Узган атнада, 20 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 434 бала - 227 малай һәм 207 кыз тууы теркәлгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. 178 пар үз никахларын рәсмиләштергәннәр.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Раян, Марк, Әмир, Лев, Ранель, Гадел, Матвей, Эмилия, Ясминә, Амелия, Айлин, Самина, Асель һәм Алисә.

Иң сирәк исемнәр - Айтуган, Рияз, Святослав, Нариман, Эрик, Валентин, Данил, Нариман, Ким, Эльмар, Левиан, Ибраһим дип атаганнар, ә кызларына Рианна, Айла, Юсейра, Эсмира, Аурелия, Рияна, Саяна, Аннабель, Назлы, Соня, Азалия, Ренесма, Нурхаят һәм Мирель булган.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар