Онлайн трансляция

Свернуть

Казан метрополитенында тагын өч станция яңартылачак

Казан метрополитенында тагын өч станция яңартылачак

https://tnv.ru

30 Январь 2025, 09:47

67

0

Казан метрополитенында тагын өч станция яңартылачак

2025 елда өч станциядә яктыртуны алмаштырылачак. Сүз "Яшьлек", "Төньяк вокзал" һәм "Җүңү проспекты" станцияләре турында, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. 

2024 елда шундый ук эшләр "Кремль", "Тукай мәйданы", "Сукно бистәсе" һәм "Имәнлек" станцияләрендә башкарылды. Анда җылыту системасын торгызганнар, ишекләрнең кайтару системалары алыштырганнар, шулай ук тоннельләрдә һәм платформаларда энергия саклый торган лампалар урнаштырганнар.

Моннан тыш, узган ел хәрәкәт составын яңарту буенча зур эш башкарылды. Биш электропоезда яңа тәгәрмәч парлары урнаштырдылар. Барлык поездлар да яңа дизайнер карары нигезендә яңартылган.

Фото: TNV.RU



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар