Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Киров районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр ике көнгә сусыз калачак

Казанның Киров районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр ике көнгә сусыз калачак

https://tnv.ru

11 Февраль 2025, 11:17

Шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары йортларында су бирүдә аз басым һәм кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин.

Казанның Киров районындагы кайбер йортларда ике көн су булмаячак. Сәбәбе - авария хәлендәге суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Суны 12 февраль 1:00тән 14 февраль 9:00га кадәр түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр:

Аракчино ур., 12 нче йорттан 62 нче йортка кадәр биналарның җөп номерлары, 7 нче йорттан 41 нче йортка кадәр биналарның так номерлары;

Боевая урамы, 27 нче йорттан 115 нче йортка кадәр шәхси биналар;

Выгонная ур., 8, 8а, 12, 14, 14а, 22;

Западная ур., 3, 3а, 4, 7/53;

Красногорск ур., 3, 3 ст. 1; 5, 7, 11, 13;

Набережная ур., 4, 4 (1, 2 корп.); 11 (1, 2, 3, 5, 5/1, 7, 8, 9, 14 корп.); 11д (8 корп.); 23, 23а, 27, 31, 31/1, 31 (1 корп.); 31а, 31а (1, 2, 3 корп.); 31б (3 корп.); 31д, 31а лит. М; 33;

Узенькая ур., 4, 4 (1 корп.); 6;

2 нче Аракчино ур., шәхси биналар 1 нче йорттан 53 нче йортка кадәр.

Сулы автоцистерналар урнаштыруга гаризаларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул итәләр.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар