Онлайн трансляция

Свернуть

Батыршин урамында берничә участокта транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Батыршин урамында берничә участокта транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

https://tnv.ru

11 Февраль 2025, 14:49

Казанда Батыршин урамында берничә участокта транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү белән бәйле, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Юлны 15 февральдән 31 майга кадәр:

18/20 номерлы йорттан алып 28 а номерлы йортка кадәрге участокта (машина йөрү өлешен һәм тротуарны өлешчә ябу);

28а йорттан Чкалов урамы белән киселешкә кадәрге участокта (машина йөрү һәм тротуар өлешчә ябыла, аергыч полосаның яшел зонасы тулысынча ябыла);

18/20 номерлы йорт тирәсендәге борылыш (тулысынча ябылу) ябылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар