Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның балалар бакчаларында туклану кыйммәтләнә

Казанның балалар бакчаларында туклану кыйммәтләнә

https://tnv.ru

17 Февраль 2025, 11:00

106

0

Казанның балалар бакчаларында туклану кыйммәтләнә
Казанның балалар бакчаларында туклану бәясе артачак. Башкарма комитет карары проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.

Өч яшьтән кечерәк балалар өчен туклану продуктларына чыгымнар 2,42 сумнан 12,09 сумга кадәр артачак, өч яшьтән өлкәнрәкләр өчен - 3,05 сумнан 15,05 сумга кадәр. Соңгы бәя балалар бакчасының эш сәгатьләре санына бәйле.

Өч яшьтән кечерәк санаторий төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен азык-төлеккә чыгымнар 12,55 сумнан 15,69 сумга кадәр, өч яшьтән өлкәнрәкләр өчен 16,74 сумнан 20,67 сумга кадәр күтәреләчәк.

Барыннан да бигрәк целиакия һәм фенилкетонурия белән авыручы балаларны тукландыру кыйммәтләнәчәк. Бәясе 21,79 һәм 28,78 сумга артачак.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар